Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада гриппка каршы прививка ясау дәвам итә

Прививкалар балалар бакчасына һәм мәктәпкә йөрүче балаларга, укытучыларга һәм медицина хезмәткәрләренә, өлкән яшьтәгеләргә ясала.

Алабуга районында 8596 кешегә прививка ясалган инде, шуларның 3370е - 18 яшькә кадәр булган балалар. Прививка компаниясе башланганнан бирле Алабугага барлыгы 14078 вакцина дозасы кайтартылган, шуларның 7600е - "Гриппол", 6478е - "Гриппол+" вакцинасы. Гриппка каршы прививка ясатырга өлгермәгән 3 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге балалар белән балалар поликлиникасына участок педиатрына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өлкәннәргә, участок табибы караганнан соң, прививка шәһәр поликлиникасының 405 нче кабинетында ясала. Вакцинацияләү бушлай башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев