Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерлек башланды

Бүгенге көндә безнең районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 18 ветеран яши.

Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында Алабугада «Үлемсез полк» йөреше, парад, театральләштерелгән тамаша, хәрби техника күргәзмәсен оештыру планлаштырыла. 

Бәйрәмгә әзерлек буенча оештыру комитеты әгъзалары билгеләп үткәнчә, Җиңү көненә багышланган чаралар апрельдә үк башланачак. Ә нәкъ 9 май көнне бәйрәм Хәтер мемориалында Геройлар бюстларына чәчәкләр куюдан башланачак, соңыннан мәдәният сараеннан «Мәйдан» шәһәр тамаша үзәгенә (элеккеге «Молодежный» стадионына) «Үлемсез полк» йөрешен башлап җибәрү планлаштырыла. Алга таба чара театральләштерелгән тамаша һәм парад белән дәвам итәчәк. Анда быел мәктәпкәчә яшьтәге балалар да катнашачак. Концерт программасы, хәрби фильмнар күрсәтү планлаштырыла, «Александровский сад» паркында тынлы оркестр уйнар дип көтелә, шунда ук сәүдә нокталары урнашачак. Көн Бөек Җиңү хөрмәтенә бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше һәм архитектура мәсьәләләре буенча урынбасары Илнара Гыйләҗева Җиңү көненә шәһәрне бизәү фикерләре белән уртаклашты. Урамнарда растяжка, баннерлар, флаглар барлыкка киләчәк. Тынычлык проспектын Нечаев урамына кадәр 14 толедо — консоль элмә тактасы — бизәячәк. Бөек Ватан сугышы ветераннарының фотосурәтләре белән 18 баннер эленәчәк. 

Билгеләп үтик, бүген безнең районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 18 ветеран яши, барлыгы исә районда 400дән артык ветеран бар. Алар барысы да бәйрәм алдыннан бүләкләр алачак. Моннан тыш, торак ремонтына мохтаҗ ветераннар реестры төзелде.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Җиңү көне пандемия аркасында үткәрелмәгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев