Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада "Игелекле китерү" эше дәвам итә

Азык-төлек җыелмалары сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына һәм күп балалы гаиләләргә бирелә.

Атна башында кунаклар 6нчы микрорайонда яшәүче сугыш ветераннарына һәм балаларына да бүләкләр белән килде. 22нче санлы балалар бакчасы мөдире Юлия Шәйфетдинова бер көн эчендә 90га якын азык-төлек җыелмасы тараткан. Аларның икесе – Валерий һәм Светлана Пивкиннар өчен. Икесе дә 1937 елда туганнар, сугыш елларының бөтен авырлыгын татырга туры килә аларга. Валерий Захаровичның әтисе 1941 елда фронтка китә, ә аннары үз гаиләсен калдырып, башкасын төзи.

− Без әнием белән әти ягыннан әби янында яши идек, тик шул хәбәрдән соң өлкән апам янына күчәргә туры килде. Әби безгә сыер сатып алган иде, һәм без аның белән бергә, җәяүләп башка авылга киттек. Иң алдан әни, аның артыннан сыер һәм соңгысы – мин. 10-15 километр юлны шулай уздык. Мин 4 сыйныфны, аннары күрше авылда җидееллык мәктәпне тәмамладым. Апам һичшиксез белемемне дәвам итүемне теләде, шуңа күрә Бөгелмәдәге нефть техникумына укырга кердем, – дип сөйли алабугалы.

Светлана Александровнага да бала чагында бик авырга туры килә. Әтисен 1941 елда фронтка алалар, ә әнисе бала тапкан вакытта хастаханәдә үлә. Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны балалар йортына алып китмәкче булалар, әмма әбиләре моңа юл куймый.

− Әнине алып кайткач та, без аны атна буе җирли алмадык, чөнки нык салкыннар иде. Әби хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итеп, аның хезмәткәрләре җир катламын шартлаткач кына, әнине җирли алдык. Әти сугыштан 1945 елның маенда кайтты. Мин ул вакытта балалар бакчасында, бик тыңлаусыз булганга, почмакта утыра идем, нәкъ шул чакта әтиемне күреп алдым, ул мине алырга килгән, үзенең күкрәге тулы орден-медальләр иде, – дип искә ала Светлана Пивкина, ирексездән бәреп чыккан күз яшьләрен сөртеп.

Азык-төлек җыелмасы китерү, Пивкиннар әйтүенчә, алар өчен көтелмәгән хәл булган.

– Кичә генә бу турыда сөйләшеп утырган идек, кайсыбызга кибеткә чыгарга икән дип, – көлешә алар. –Безгә мондый игътибар бик кадерле, ул сүздә генә түгел. Шунысы куанычлы, анда кирәкле бөтен әйберне салганнар, чәй янына баллы тәм-томнарны да онытмаганнар.

Азык-төлек җыелмасына 83 яшьлек Анастасия Кузнецова да сөенде. Әби шунда ук пакетны ачып, барысын да карап чыкты, көнбагыш маенең исемен дә укыды.

– Май китерүегез бик яхшы булды, күптән түгел генә кызым да алып кайткан иде, тик аннан бераз күксегән тәм килә, – ди ул.

Билгеләп үтик, азык-төлек җыелмаларын китерү апрель ахырына кадәр дәвам итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев