Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада III Бөтенроссия мәктәп укытучылары фестивале ачылды

Кичә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Алабугада III Бөтенроссия мәктәп укытучылары фестиваленең тантаналы ачылышында катнашты.

Чарада КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм район башлыгы Геннадий Емельянов катнашты һәм чыгыш ясады.

Чара фән, практика һәм идарә өлкәләрендә педагогик берләшмәнең багланышы өчен инновацион мәйдан булачак.

Быелгы фестиваль Идел буенда мәгарифнең 200 еллыгына багышланган. Чарада ТРның барлык муниципаль районнарыннан 120 укытучы, шулай ук РФ субъектларыннан 40тан артык укытучы катнаша. Модераторлар буларак, Россия һәм чит ил галимнәре, белгечләре чыгыш ясый (Сингапур, Голландия, Болгария, Германия, Латвия).

Чара КФУның Алабуга институтында үтә. Өч көн дәвам итәчәк фестивальдә танылган укытучылар җитәкчелегендә 70тән артык мастер-класс оештырылачак.

Фестиваль кысаларында ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова белән очрашулар булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев