Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ике балалар бакчасы ачылачак

Балалар бакчасына чират торучы ата-аналар өчен яхшы яңалык: Алабугада 400 балага исәпләнгән яңа бакча төзелешенә һәм искесен төзекләндерүгә республика бюджетыннан 180 миллион сумнан артык акча бирелгән. Тик мондый үзгәрешләргә шәһәрнең башка оешмаларында булган хәрәкәт тә сәбәп булды.

Мәгълүматлар буенча, быелның 1 сентябренә Алабугада 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр булган 806 бала балалар бакчасына чиратта тора, ә шәһәрнең мәктәпкәчә учреждениеләренә тиешеннән артык 678 бала йөри. Шуның белән бәйле рәвештә, соңгы өч ел эчендә шәһәр һәм районның 13 балалар бакчасында 215 урынга исәпләнгән 15 өстәмә группа ачылды, Хлыстово саласындагы бакча яңадан эшли башлады, башка биналарга күчү нәтиҗәсендә, балаларның бакчада тәрбияләнү шартлары яхшырды. Тик бу гамәлләр проблеманы тулысынча хәл итә алмады: урыннар элеккечә җитми, балалар үсә тора, ә ата-ана эшкә чыга алмый...

Шуңа күрә район башлыгы Геннадий Емельянов инициативасы белән 2014 елда Танайка-2 микрорайонында яңа балалар бакчасы төзергә дигән карар кабул ителде. Бу микрорайонда төзеләчәк бакча Алабуга районында 260 балага исәпләнгән беренче "Бала үсеше үзәкләре"нең берсе булачак. Үзәк төзелешенә бюджеттан 130 миллион сум акча бирелә.

Тик үзгәрешләр моның белән генә бетми әле. Таҗи Гыйззәт урамы, 26 нчы йорт адресы буенча урнашкан элеккеге "Садко" балалар бакчасы бинасын төзекләндерүгә 60 миллион сум акча күчерелгән. 2001 елга кадәр балалар бакчасы булган бу бинада хәзерге көндә мәгариф һәм мәдәният идарәсе, архитектура идарәсе һәм "Татжилинвестгражданпроект" хезмәткәрләре эшли. Менә шушында "хәрәкәт", ягъни оешмаларның күченүе башлана да инде: мәгариф идарәсе милли паркның табигать музее бинасына, ә бу музей үзе Нефтьчеләр проспектындагы 109 нчы йортка күчә; мәдәният идарәсе шәһәр мәдәният сараенда урнашачак, ә боксчылар залы балалар өчен спорт корылмаларына күчәчәк. Бу оешмаларның һәрберсе үз профиле буенча урнаштырылганга, мәдәният тә, спорт та үзләрен һич тә кыерсытылган дип саный алмый.

Ике балалар бакчасының ачылуы турындагы хәбәр алабугалыларны битараф калдырмаган. Рәсәй пенсионерларының гаделлек өчен партиясе әгъзасы, алабугалы Нина Овсянникова газета редакциясенә юллаган хатында менә нәрсә дип яза:

− Бу - ике йөздән артык әни өчен искиткеч әйбәт яңалык. Алай гына да түгел, бу - Яңа ел алдыннан кабул ителгән дөрес һәм объектив карар. Балалар бакчасына юллама көтүче күп гаиләләр өчен бу чыннан да бәйрәм бүләге.

Диләрә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев