Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ике кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 50 яңа очрагы теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 17 кеше хастаханәгә озатылган, 33 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 23, Чаллыда — 13, Тукай районында — 5, Түбән Камада — 3, Алабуга һәм Зәй районнарында — икешәр, Актаныш, Сарман районнарында берешәр кеше йоктырган.

9 августка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 24 387 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 21 555 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 5 кеше.

Барлыгы 879 524 кешегә прививка ясалган. Шулардан 687 790 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев