Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ике меңнән артык башка исәпләнгән сөтчелек комплексы төзелә

Авыл хуҗалыгы юнәлешендәге илкүләм проектлар турында сөйләгәндә, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеген җитәкләүче Александр Косов 2021 елның бу тармак өчен әһәмиятле булачагын билгеләп үтте.

Районда «Мир» ҖЧҖендә 2 мең 250 баш савым сыерына исәпләнгән сөтчелек комплексы төзелә. Проектның бәясе — 500 миллион сумга якын, бу — төзелеш, җиһазлар һәм терлек сатып алу. Икенче әһәмиятле объект — «Якты үзән» ҖЧҖендә 300 баш сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексы төзелеше, аның бәясе 95 миллион сум.
«Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» илкүләм проектында катнашу өчен «Чиста продукт» кооперативы игълан ителде. Аның составында — 14 кеше. Кооператив районның крестьян-фермер хуҗалыкларын туплауга юнәлдерелгән. Тагын бер мөһим юнәлеш — КФХларга грант ярдәме. Бүгенге көндә грантка 6 кеше гариза биргән. 20 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев