Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада икенчел чимал өчен контейнерлар барлыкка килә

Контейнерлар Интернационал урамындагы 1нче һәм Тынычлык проспекты буенча 63 һәм 65нче йортлар ишегалларында барлыкка килде.

Урнаштырылган контейнерларда эшкәртелә торган чүпнең төрле типлары өчен биш бүлемтә бар. Һәр бүлемтәдә зур капчык, ул даими рәвештә алыштырылып торачак. Пыяла һәм пластик өчен бүлемтә берләштерелгән, бу пыяла ватылу азрак булсын өчен эшләнелгән. Барлык җыелган икенчел чимал тагын бер кат сортларга аерылачак һәм прессланачак.

Проектның социаль юнәлешен дә билгеләп үтәргә кирәк. Икенче чимал өчен акчаларның 50 проценты хәйриячелеккә (авыр тормыш хәлендә калган балаларга, балалар өчен кыйммәтле операцияләргә түләүдә ярдәм) юнәлдерелә. Калган 50се – яңа контейнерлар сатып алу һәм гамәлдәгеләргә хезмәт күрсәтү.

Сүз уңаеннан, шундый ук контейнер “Чебурашка” паркында да урнаштырылган. Барлыгы алар шәһәрдә 13 булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев