Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада инвалидларны социаль яклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Шулай итеп, сукырлар җәмгыяте вәкилләреннән җәмәгать транспорты номерлары зур шрифт белән язылсын иде дигән теләк яңгырады.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашында утырыш узды.
«Түгәрәк өстәл» артында борчыган мәсьәләләр һәм киләчәккә планнар турында фикер алыштылар. Шулай итеп, сукырлар җәмгыяте вәкилләреннән җәмәгать транспорты номерлары зур шрифт белән язылсын иде дигән теләк яңгырады. Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Алабуга җирле оешмасы рәисе Мөнип Гасыймов сукырлар һәм начар күрүчеләр еш кына маршрут таксиларының номерларын күрә алмый, дип билгеләп үтте. Моннан тыш, ул Алабуга сырхауханәсе регистратурасына шалтыратуы бик авыр, дип зарланды.
Алабуга инвалидлар җәмгыяте рәисе Раил Шәрәфиев та сәламәтлек саклау темасын хуплады. Ул билгеләп үткәнчә, мәсәлән, шикәр диабетын дәвалау өчен, даруханәләрдә кирәкле дару препаратлары һәрвакытта да юк. 
Сүз инвалидларның иҗтимагый оешмаларына грант ярдәме турында да барды. Ачыкланганча, әгәр берәүләр аның белән максатчан һәм ышанычлы файдаланса, икенчеләрнең бу юнәлештә проблемалары бар. Грантлар алу буенча иң активы — «Закал» Инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасы. Шуңа күрә «түгәрәк өстәл» артында Алабугада грантлар язу буенча компетенция үзәген булдыру тәкъдиме әйтелде.
Шәһәр хезмәтләре вәкилләре, үз чиратларында, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Әйтик, Социаль иминият фонды директоры Илнур Шәймәрданов, инвалидларның контакт мәгълүматлары үзгәргән очракта, аларның хезмәтенә вакытында хәбәр итүне сорады.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тормышында проблемалар аз түгел. Әйтик, инвалидлар ункөнлегендә генә түгел, гадәти көннәрдә дә аларга ярдәм итәргә теләүчеләр табылса, бу изгелекләр үзләренә меңләтә әйләнеп кайтачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев