Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ир-ат, таяк белән янап, букмекерлык конторасын баскан

Талаучыны полиция эзли.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенең тикшерү бүлеге хәбәр иткәнчә, 4 сентябрь көнне иртән иртүк шәһәрнең Таҗи Гыйззәт урамындагы букмекерлык конторасына кулына таякка охшаган әйбер тоткар ир-ат йөгереп керә. Йөзе кара битлек белән капланган бу адәм газ баллоныннан каравылчы ягына таба сиптерә һәм кассир стойкасы артына сикереп менә. Кассир "хәвефлек" төймәсенә басып өлгерә һәм урамга йөгереп чыга.

Явыз ниятле ир кассадан 45 мең сум күләмендә акча алып, җинаять урыныннан кача. Әлеге очрак буенча РФ Җинаять кодексының 162нче маддәсе 2нче өлеше ("Һөҗүм итеп талау") буенча эш кузгатылган. Талаучыга 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев