Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ир-ат урамда тапкан наркотикларны коронавирустан саклану өчен кулланырга ниятләгән

Суд аңа төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде.

Татарстан Республикасы Алабуга шәһәр суды гражданга карата наркотик чараларны законсыз сатып алу һәм алга таба сату ниятеннән башка зур күләмдә наркотик матдәләрне саклау буенча җинаять эше карады. Бу хакта Алабуга шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Утырышта гаепләнүче үзе аңлатуынча, ул кар өстендә кызыл җеп белән уратылган төргәк табып алаһәм курткасының кесәсенә сала.

Наркотик матдәләрне ул беркайчан да кулланмаган. Массакүләм мәгълүмат чараларыннан наркотик чараларның иммунитетны көчәйтүен ишеткән иртабылган наркотиларны киләчәктә коронавирус инфекциясе йоктырудан вакытлыча саклау өчен кулланырга теләгән. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган һәм тәүбә иткән.

Суд җәзаны йомшартучы шартлар буларак, хөкем ителмәүне, гаепне тану, тәүбә итүне, эш урыны булуны, эш урыны буенча уңай характеристика, гаепләнүченең сәламәтлеге торышын исәпкә алды.

Хезмәт хакының 5% ын дәүләт кеременә тотып калып, 11 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев