Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада җир-милек палатасының яңа рәисе билгеләнде

Бу вазифаны хәзер Эльмира Әхмәдиева башкарачак.

Алабуга муниципаль районы Советының 17 нче сессиясендә депутатлар җир-милек палатасының яңа рәисе кандидатурасын расладылар.

Бу вазифаны хәзер Эльмира Әхмәдиева башкарачак. Эльмира Равилевна Алабугада туып-үскән, ике югары белеме бар — Алабуга педагогика институтында һәм Кама политехника институтында белем алган. Хезмәт эшчәнлеген математика укытучысы, икенче югары белем алганнан соң салым инспекциясендә эшли башлый. Соңгы эш урыны — финанс-бюджет палатасы.

Рөстәм Нуриев яңа җитәкчегә уңышлар теләде һәм фискаль эш тәҗрибәсе ведомстводагы эшне тәртипкә салырга ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерде. Депутатлар яңа җитәкче өчен бертавыштан тавыш бирде. Моннан тыш алар үз тавышларын финанс-бюджет палатасы рәисенең яңа урынбасары өчен дә бирделәр. Бу вазифаны Алсу Гәрәева алды. Алсу Илдус кызы Туполев исемендәге КДТУны тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 2005 елда финанс идарәсендә башлый. 

— Сезгә уңышлар телибез, Алсу Илдусовна. Финанс-бюджет палатасы — үрнәк учреждениеләрнең берсе, бу вазифаны лаеклы башкарырга кирәк, — диде район башлыгы. 

Сессияләр барышында депутатлар финанс мәсьәләләре буенча да фикер алышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев