Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада иреклеләр иске йортны төзекләндерә

Алабугада бер ай инде шәһәрнең тарихи мохитен торгызу буенча «Том Сойер Фест» фестивале эше бара.

Иреклеләр Спас урамындагы 7 санлы агач йортны төзекләндерә. Аларга бу өйнең хуҗалары да кушылды. XIX гасырда салынган торакны шулай бергәләп тәртипкә китерәләр.

− Бу йортта 4 ел торабыз. Иске икәнлеген белдек, ләкин тарихы белән махсус кызыксынмадык. Музей-ядкарьлектән шалтыратып, фестивальдә безнең йортның катнашуын тәкъдим итүләренә бераз югалып калдык, − дип сөйли өй хуҗасы Светлана Ланцова.

Эш башлангач кына, Спас һәм Казан урамнары чатында ике катлы бина төзелгән вакытта, бу җиргә ия булган сәүдәгәр гаиләсе нәкъ менә шушы йортта яшәгән. 

− Без йортның тышын буяр өчен аны чистартмакчы булган идек. Чистарта башлагач, торышы начарлыгы ачыкланды, агачы ярылган, көпшәкләнгән. Торак хуҗалары чергән йорт алкасын һәм тышын алыштырырга карар кылды. Чималны алар үзләре сатып ала, безнең команда исә элекке күренешен кайтарырга булышыр. Таш өлешен буяудан чистартып бетердек дияргә була. Ишегалды ягыннан да шул ук эшләр башкарылды, әмма хуҗалар үзләре дә төзүчеләр ялларга җыена. Иреклеләр кулларыннан килгәнне эшли, − ди проектның координаторы Любовь Егорычева.

Кызганыч, әмма иреклеләр арасында алабугалылар юк дияргә дә була. Нигездә, Яр Чаллыдан килүчеләр эшли. Аларның берсе — интерьерлар дизайнеры Эльмира Егорова. Ул һәр шимбә килә һәм иртәнге сәгать уннан кичке сигезгә кадәр эшли.

− Миңа борынгы әйберләр, биналар ошый. Алабугада фестиваль үтүен мин социаль челтәрләрдән белдем. Бу йортны саклап калуга өлеш кертә алуым — искиткеч. Хәзер мин тәрәзә йөзлекләрен буяудан чистартам. Әлеге эш катлаулы түгел, тыныч, үзенә күрә бер медитация, − ди волонтер.

− Август ахырында без чын сәүдәгәрләрчә чәй эчү оештырырга телибез. Кайнатма ясарбыз, зур өстәл артында олы гаилә белән җыелган чаклардагы кебек, самовар куеп, камыр сыеннан авыз итәрбез, − дип фикерен уртаклашты Любовь Егорычева.

Хәтерегезгә төшерәбез, проектка теләге булган һәркем кушыла ала, сәүдәгәрләр шәһәренең гаҗәеп мохитен саклау үзебездән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев