Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада җирле мөхтәсибәт Кубогына республика күләмендә спорт ярышлары узды

Мамадыш мөселман яшьләре мини-футболда җиңде.

24 октябрьдә Татарстанның Алабуга шәһәрендә җирле мөхтәсибәт Кубогына республика күләмендә спорт ярышлары уздырылды. Ул дүрт спорт төре - мини-футбол, гер күтәрү, армрестлинг һәм канат тартышу буенча үткәрелде.

Ярышта катнашучыларга таләпләр куелган, алар биш вакыт намаз укучы, спорт белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәгән кешеләр булырга тиеш иде. Ул мәхәлләдә спортны таныту, яшьләр арасында дуслыкны ныгыту максатын тотты.

Ярышлар Җәмигъ мәчет янындагы спорт-сәламәтләндерү базасында оештырылды. Мини-футболда һәр районнан берәр командага катнашырга мөмкинлек бирелде. Ә 25 килограммлы герне күтәрү, һәм шулай ук армрестлинг ярышы ике - 75 килограммгача һәм 75 килограммнан югарырак үлчәмдәгеләр арасында узды.

Мини-футболда Мамадыш районы мөселман яшьләре командасы җиңү яулады.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев