Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада иртәнге рейд барышында 29 хокук бозучы ачыкланган

10 мартта Алабугада “Тоннель” рейды узды. Операция ике сәгать дәвамында Әйләнеч шоссе буенча 1нче йорт янында (Танай шоссесы белән киселеш) булды.

Рейд барышында 29 хокук бозу очрагы теркәлгән. 9 хокук бозу очрагы иминиятләштерү белән бәйле. Рейд барышында 3 автомобильнең төзек булмавы ачыкланган. Сигез машина йөртүченең машина номерлары укылмаган, ә дүртесе – документсыз йөргән өчен җәзага тартылган. Калган хокук бозулар тонировка, куркынычсызлык каешлары һәм башкалар белән бәйле булган.

Чара барышында ачыкланган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән һәм машина йөртүчеләргә административ беркетмәләр төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев