Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада исерек хәлдә машина йөртүчеләр турында хәбәр итү өчен телеграмма-канал эшли

Канал үз эшен сентябрьдә башлады, ул җирле дәүләт автоинспекторларының ярдәмчесе булып тора.

Алабугада яңа телеграмм-канал булдырылды, алабугалыларны исерек килеш машина йөртүчеләр турында хәбәр итәргә чакыралар. 
Канал үз эшен сентябрьдә башлады, ул җирле дәүләт автоинспекторларының ярдәмчесе булып тора. Хокук бозучы турында хәбәр итү өчен «@Gibdd_Elabuga» исемле кулланучыга язарга кирәк. 2020 елның 9 аенда Алабуга районы территориясендә исерек хәлдәге машина йөртүчеләр катнашында 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 4 кеше һәлак булган, 3 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шул ук чорында исерек хәлдә машина йөртүчеләр катнашында 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 2се һәлак булган, 5се төрле тән җәрәхәтләре алган. ЮХИДИ хезмәткәрләре кабат исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүнең 284 очрагын булдырмый калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев