Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада исерек шофер тоткарланган

Аңа машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү һәм 30 мең сум күләмендә штраф яный.

30 ноябрьдә Алабугада исерек шофер тоткарланган. Ир-ат «Лада Гранта» автомобиле руле артында Зур Покров урамы буенча 45нче йорт янында хәрәкәт иткән. Аңа машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү һәм 30 мең сум күләмендә штраф яный. Алабуга ЮХИДИ бүлеге хәбәр иткәнчә, телеграмм-канал үз эшен дәвам итә, анда шәһәр һәм райондагы юл торышын күзәтеп торырга мөмкин. Монда исерек килеш руль артында йөрү фактлары, урам-юл челтәренең җитешсезлекләре турында мәгълүмат, шулай ук тукталыш, машина кую кагыйдәләрен бозу турында фото кабул ителә.
«Хәбәргә фото һәм адрес беркетегез. Шулай ук тукталыш яки машина кую кагыйдәләрен бозу турында мәгълүмат (фото) җибәрергә мөмкин», ‒ дип билгеләп үттеләр ведомствода. 
Әгәр дә сез исерек хәлдә машина йөртүчене күрсәгез, бу турыда хәбәр итегез — @gibdd_elabuga_bot. Сезнең мәгълүмат полиция хезмәткәрләренә тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев