Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада иске агачлар киселә, алар урынына яңалары утыртылачак

Алабугада шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре дәвам итә. Бу – узган көз башланган зур программаның бер өлеше.

Бу атнада Рөстәм Нуриев тиешле ведомстволар җитәкчеләре белән бергә шәһәр урамнары буйлап йөреп чыкты. Иске агачларны кисү һәм шәһәрне яшелләндерү эшләре 3-4 ел дәвам итәчәк. Һаваны чистарту буенча үз функцияләрен үтәмәгән иске агачлар урынына алабугалыларны тагын берничә дистә ел сөендереп торачак 1,5-3 метр биеклектәге яшь агачлар утыртылырга тиеш, ди район җитәкчесе.

Атна башында Горзеленхоз хезмәткәрләре Землянухин һәм Мәскәү урамнары буйлап карт һәм авыру агачларны кисте, шулай ук сәламәт үсентеләргә комачаулаучы аскы ботаклардан чистартты.

Тиздән киселгән агачларга алмашка яңалары барлыкка киләчәк. Барлыгы 2 меңгә якын үсенте утырту планлаштырыла. Иске һәм ямьсез өрәңгеләр җыйнак миләшләр һәм юкәләр белән алмашына, Әйләнеч шоссе буйлап пирамидаль тирәкләр утыртылачак, алар шәһәр һавасын калган агачларның барысыннан да яхшырак чистарта дип санала. Шулай ук кайбер урамнарда нарат, дүләнә һәм башка төр үсентеләр барлыкка киләчәк.

– Америка өрәңгеләрен кисү – дөрес, чөнки бу агач чүп үләне булып санала. Кайчандыр аны безгә яшелләндерү өчен китерделәр, әмма алар шәһәрне бизәсен өчен, аларны даими күзәтеп, кисеп, матур форма биреп торучы белгечләр күп кирәк. Әгәр моны эшләмәсәң, агач ямьсез булып үсә. Яңа агачлар утырту – кирәкле эш. Алар ярдәмендә һава чистартыла. Бу эшне тирәкләр бик яхшы башкара, − ди Балалар экология-биология үзәге директоры Асия Әхтәмова.

Быел шәһәрнең чәчәк белән бизәлешенә дә зур игътибар биреләчәк. Алабуга урамнарын 40 мең чәчәк бизәячәк . Ә күп кенә предприятиеләргә коймаларны да яңартырга кирәк булачак. Кайберләрен – буярга, ә кайбер өлешләрен алмаштырырга. Шәһәргә керү юлындагы боҗралар да төзекләндереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев