Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада җитәкчеләр мохтаҗ гаиләләргә газеталарга язылу бүләк итте

Кичә АМР Советы бинасында шәһәр планеркасыннан соң «Газетага язылу бүләк ит» хәйрия акциясе оештырылды.

Инвалид балалар тәрбияләүче һәм күп балалы гаиләләргә шәһәрнең предприятие һәм оешма җитәкчеләре дә үз өлешләрен кертә алды, алар икенче яртыеллыкка газеталарга язылу рәсмиләштерде.

− Минемчә, район газеталары халыкның барлык категорияләре өчен дә бик мөһим. Бу — районда барган вакыйгалар турында аналитик һәм мәгълүмат чыганагы, анда бик күп файдалы язмалар урын ала, — дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина, ул үзенчәлекле бала тәрбияләүче гаиләгә газетага язылу бүләк итте.

Хәйрия акциясендә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Елена Терентьева, Җир-милек палатасы рәисе вазифаларын башкаручы Кирилл Грахов, Контроль-хисап палатасы рәисе Вера Сазанова, Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш департаменты башлыгы Андрей Томилин, район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Илназ Миңлебаев, Хокук палатасы җитәкчесе Надежда Шалаумова һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Тимур Никонов катнашты. Акциягә «Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газеталарының баш мөхәррире Сабина Качаева да кушылды.

— Шундый акция үткәрелүен күргәч, шунда ук катнашырга булдым. Үзенчәлекле балалары булган гаиләләр өчен газета артык булмас дип уйлыйм, − диде АМР Советының оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Ирина Штычкова.

− Мин үзем «Новая Кама» газетасын өйгә дә, эшкә дә алдырам. Бүген дә, язылу рәсмиләштереп, мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итүгә ниндидер өлеш кертү мөмкинлегем бар, — дип өстәде Үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Светлана Ситдыйкова.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәйрия акциясе кичә башланып китте, ул быелгы язылу кампаниясе ахырына кадәр дәвам итәчәк. Анда теләге булган һәркем катнаша ала — сез дә ветеранга, ялгыз яшәүче өлкән кешегә, якыннарыгызга газетага язылу бүләк итә аласыз.

5 апрельдән 15 апрельгә кадәр «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» район газеталарына 2021 елның II яртыеллыгына ташлама белән язылырга мөмкин.
Шулай итеп, өйгә китереп бирелгән «Алабуга нуры» газетасының бер нөсхәсе — 725 сум булачак (785 сум 64 тиен урынына), «Новая Кама» — 768 сум 30 тиен (833 сум 94 тиен урынына).

Ташламалы бәядән газетаны почта бүлекчәләрендә яки ТР Дәүләт хезмәтләре сайтында, шулай ук мобиль кушымтада яки "Россия Почтасы"ның podpiska.pochta.ru сайтында рәсмиләштерергә мөмкин.

Элеккечә без альтернатив язылуны да тәкъдим итәбез. Редакциядән, Мәдәният йортыннан яки Үзәк китапханәдән килеп алу шарты белән газеталарның бәясе бу очракта 460 сум була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев