Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада изге Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре дәвам итә

Республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә, мәчетләрдәге ифтарлар билгеле бер чикләү чараларын күздә тотып уздырыла.

Мөэмин-мөселманнар өйләрендә бик зур савапка ия булган ифтар — авыз ачу мәҗлесләре үткәрә. Мәчетләрдә бергә җыелып, халыкка авыз ачтыручылар да бар.
Республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә, мәчетләрдәге ифтарлар билгеле бер чикләү чараларын күздә тотып уздырыла. Авыз ачу мәҗлесләрендә йөздән артык кеше катнашмаска тиеш.
— Билгеле бер чикләү чараларын үтәп, ифтарлар Рамазан аеның беренче көненнән үк һәрбер мәчеттә диярлек үткәрелә. Аны район мәчетләрендә дә уздырырга тырышалар. Ифтар — Рамазанда мөселманнарны җыючы матур чара. Мөселманнар аны бик зарыгып көтеп ала, чөнки һәркем аның әҗер-савабын аңлый һәм белә. Ураза тотучы кешене ашату да бик изге һәм әҗер-саваплы гамәл булып санала. «Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, яки ифтар мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс», — диелә хәдистә. Ифтар ашларын теләге булган һәркем язылып, үткәрә ала, — диде Алабуга шәһәр-районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.
Ифтарны кеше үз мөмкинлегеннән чыгып уздыра. Әйтик, тулысынча үзе исеменнән дә, берничә кеше җыелып та үткәрергә мөмкин. Хәлим хәзрәт әйтүенчә, һәр мәчеттә ифтарларны уздыру буенча җаваплы кеше бар. Җәмигъ мәчетендә гаризалар кибеттә кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев