Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада кабул итү кампаниясе башланды

20 июньдә КФУның Алабуга институтына укырга керү өчен документлар кабул итүнең төп дулкыны башланды.

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дулкынландыргыч вакыт җитте, кабул итү кампаниясе башланды. Илнең иң яхшы вузларының берсе — Казан федераль университеты абитуриентлар өчен үз ишекләрен ачты.
КФУның Алабуга институты кабул итү комиссиясенең техник сәркатипләре документларны тапшырырга килгән һәр абитуриентны каршы ала.
Югары уку йорты администрациясе вәкилләре, кабул итү буенча белгечләр, деканнар сорауларга җавап бирә, документлар тапшыру, әзерлек юнәлешләре, бюджет һәм контракт урыннарының саны, керү сынауларын тапшыру вакыты һәм формасы буенча консультацияләр бирә.
Быел абитуриентлар гаризаны берничә ысул белән бирә алалар:
- «Буду студентом» социаль-белем бирү челтәре аша abiturient.kpfu.ru;
- шәхсән яки ышанычлы зат тарафыннан Кабул итү комиссиясенә;
- почта (гадәти яки курьер).
Алабуга институтында абитуриентларны шактый күп бюджет урыннары көтә: 294 — көндезге бүлектә, 250 — читтән торып.
Магистратура юнәлешләре буенча шулай ук бюджет урыннар каралган: көндезге уку формасы буенча — 28, көндезге-читтән торып — 22 һәм читтән торып — 23. 
2021 елда кабул итү абитуриентларны бик күп яңалыклар белән сөендерде:
- гариза бирү мөмкинлеге 3 юнәлеш урынына 5;
- абитуриент керү сынауларын онлайн яки оффлайн-форматта тапшыра ала;
- «Педагогия белеме (әзерлекнең ике юнәлеше белән)» профиленә гариза биргәндә абитуриентка БДИның максималь мөмкин булган вариацияләрен һәм башка бик күп мөмкинлекләрне сайлау мөмкинлеге бирелде.
КФУ Алабуга институтының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев