Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада кечкенә балага һөҗүм иткән енот хуҗасына хөкем чыгардылар

Үз баласына җитди зыян килгән хуҗабикәне өч айга ирегеннән мәхрүм итәчәкләр.

Алабугада яшәүче хатын-кызны өч айга ирегеннән чикләгәннәр. Өйдә яшәүче енот дигән җәнлек хатынның күкрәк баласын җитди җәрәхәтләгән, дип яза Татар-информ.

22 яшьлек хатын-кызны «Саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе буенча гаепле дип табалар.

Ачыкланганча, 9 майда хатын кечкенә улын караучысыз калдырган. Бу вакытта өй януты (енот) сабый яткан бүлмәгә кереп, аның башын берничә тапкыр тешли. Һөҗүм нәтиҗәсендә бала җитди җәрәхәтләр алган.

«Ачыкланганча, бу хәл баланың куркынычсызлыгын тәэмин итмәгән, шулай ук йорт хайванын ышанычлы урында изоляцияләмәгән хатын-кыз гаебе белән килеп чыккан», — дип аңлата тикшерүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев