Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт узды

Бүген шәһәр Мәдәният сараенда 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты булды.

Бу беренче яз бәйрәме белән хатын-кызларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Нургаянов котлады.

Кадерле хатын-кызлар! Сезне күркәм бәйрәм алдыннан Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев һәм шәхсән үз исемемнән котларга рөхсәт итегез. Буяз бәйрәме, Сез безгә бүләк иткән тормыш бәйрәме. Сезгә ныклы сәламәтлек, уңышлар, бәхет һәм тыныч күк йөзе телим, – диде Ленар Нургаянов.

Быел илебез Бөек бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә. Сугыш елларында хатын-кызлар фронтта да көрәште, тылда да бөтен авыр йөкне үз җилкәләрендә күтәрде. Әмма алар ышанды, өметләнде һәм көтте. Бүген 15 тыл хезмәтчәне тантаналы шартларда Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медальләре белән бүләкләнде, аларны Ленар Нургаянов тапшырды.

Аннан соң шәһәрнең иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты булды, соңыннан залда утыручы хатын-кызларга Суворов хәрби училищесы курсантлары лалә чәчәкләре бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев