Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада хәбәрсез югалган яшүсмерләрне эзләү дәвам итә

Коткаручылардан тыш, эзләү эшләренә битараф булмаган алабугалылар да кушылган.

Алабугада иртәнге сәгать 6дан 21 августта югалган Виктория Сычева һәм Кирилл Годковны эзләү эшләре башланды. Алар «Лоцман М-330» моторлы көймәдә йөрергә китәләр һәм юкка чыгалар. Шуннан соң аларның кайдалыгы билгесез. Балаларның телефоннары да тотмый. 

Коткаручылардан тыш, эзләүгә битараф булмаган алабугалылар да кушылды. 
Кириллның сыйныфташлары да эзләү эшләрендә катнаша. Аларның берсе әйтүенчә, кичә алар якын-тирәне урыннарны караңгыга кадәр тикшергәннәр. Бүген алар кабат эзләү эшләрендә катнаша. 
Виктория белән Кириллны эзләү дәвам итә. Ярдәм итәргә теләүчеләр эзләү инфоргына 8(927)242-24-63 (Татьяна) мөрәҗәгать итә ала. 

Элегрәк без Алабугада яшүсмерләр юкка чыгу факты буенча җинаять эше кузгатылуы турында язган идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев