Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Хәтер мемориалын төзекләндерәләр

Төзекләндерүгә шәһәр казанасыннан 112 мең сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Алабугада Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү шәһәрлеләр һәм ветераннар өчен гадәти булмаган форматта үткәрелсә дә, төзекләндерү буенча планлаштырылган барлык чаралар тулы күләмдә үтәләчәк.

Бу хакта шәһәр башкарма комитетында сөйләделәр. Сүз Хәтер мемориалын төзекләндерү турында бара. Бу максатларга шәһәр казнасыннан 112 мең сумнан артык акча бүлеп бирелгән, дип хәбәр итте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алена Миңнебаева.

– Кызганыч, коронавирус белән бәйле рәвештә чикләү чаралары гамәлдә, төрле концертларда һәм массакүләм чараларда алар, һичшиксез, чагылыш табачак. Әмма бу әле шәһәрне Җиңү юбилеена тәртипкә китерә алмыйбыз дигән сүз түгел. Моны эшләргә мөмкин һәм кирәк. Подрядчыны сайладык инде. Эш фронты билгеләнгән, төзүчеләр үз вазифаларына кереште.

Аларның эш фронты шактый зур. Кыска гына вакыт эчендә Хәтер мемориалының бөтен территориясе тәртипкә китерелергә тиеш. Иң беренче чиратта бизәкләү эшләре – Хәтер мемориалы элементларын штукатурлау һәм буяу, Мәңгелек ут фасадын һәм металл коймаларны төзекләндерү башкарылачак, дип хәбәр итте подрядчы оешма җитәкчесе Данис Сәрвәров.

– Моннан тыш, без мемориал территориясендә торган барлык эскәмияләрне буядык, каймаларны ремонтлауга керештек. Якын көннәрдә тупларны буяуга керешәчәкбез. Хәтер мемориалының бу элементы инде күптән яңартуга мохтаҗ – кайбер урыннарда буяу кубып төшкән.

Шәһәр башкарма комитетында билгеләп үтүләренчә, барлык эшләр дә майның беренче көннәрендә үк тәмамланырга тиеш. Төзүчеләр билгеләнгән вакыт кысаларына сыешырга вәгъдә итә.

– Бу атна ахырына төгәлләрбез дип уйлыйм. Һәрхәлдә, безнең яктан бернинди тоткарлыклар булмаячак. Әмма коеп яңгырлар яуса, барысы да озаккарак сузылырга мөмкин, чөнки алар эшнең сыйфатына йогынты ясый. Ә эшләрне берничә айга гына түгел, ә күп елларга җитәрлек итеп башкарасы килә. Ни дисәң дә, Хәтер мемориалы – буыннар очрашуы урыны бит. Шуңа күрә тизлек безнең өчен өстенлекле күрсәткеч түгел. Иң мөһиме – сыйфат!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев