Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада кичә Яшьләр көнен билгеләп үттеләр

Бәйрәм чаралары берьюлы берничә мәйданчыкта узды.

Иртән күңел ачу программасы яшь алабугалылар өчен «Александр бакчасы» паркында узды.
Төштән соң бәйрәм Ленин мәйданында дәвам итте. Урам биюләре фестивале, велотриал-шоу, граффити рәсемнәре конкурсы булды.


Ә менә граффити конкурсында җиңүчеләр: 1нче урын — Чаллыдан Алинә, 2нче урын — Казаннан Алексей Рязанов, 3нче урын — Казаннан Александр Потапов, 4нче урын — Менделеевскидан Юрий Жатыбаев.
Аннары бәйрәм «Яшьләр» стадионына һәм Шишкин буаларына күчте. Буяулар фестивале, концерт программасы, сәүдә рәтләре һәм аттракционнар — һәркем күңеленә хуш килде. Программаны «Яшь десантчы» хәрби-патриотик клубының күрсәтмә чыгышлары ачып җибәрделәр.
Төп сәхнәдә #голосмолодых конкурсына йомгак ясалды. 8нче мәктәп укучысы Анастасия Талапина җиңүче булды.


Биредә шулай ук «Алабуга лидерлары» муниципаль конкурсында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне, шулай ук Алабуга спортчыларын бүләкләделәр. Дипломнар һәм Рәхмәт хатлары район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән тапшырылды. Аларны район башлыгы урынбасары Олег Колпаков бүләкләде.


Яшьләр көнендә «Safari» кавер-төркеме чыгыш ясады. Шулай ук күбек дискотекасы булды ә Яшьләр көне Алабугада файер-шоу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев