Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада кинофестиваль үтә

3 апрельдән 6 апрельгә кадәр алабугалылар һәм шәһәребез кунаклары "Кинематограф күзләре белән милли кунакханә" муниципаль кинофестивалендә була алачак.

Теләге булган һәркем бу көннәрдә "Иллюзион" кинотеатрына барып, фестиваль программасына кергән фильм карый ала.
3 апрельдә 10 сәгатьтә күргәзмәне, ә 17 сәгатьтә кинофестивальне ачу тантанасы һәм кыска концерт була. 18 сәгатьтә тамашачылар "Югалту" (Татарстан) нәфис фильмын карый ала. Фильмның режиссеры: Илдар Ягъфәров. Рольләрдә: Радик Сәлимов, Ирек Хафизов, Марсель Тимофеев, Равил Шәрәфиев. Фильм ата-анага хөрмәт, туганнарны һәм якын дусларны онытмау идеясе белән сугарылган.
4 апрельдә 13 сәгатьтә "Онытма мине" ("Не забудь меня") нәфис фильмы (Үзбәкстан); 15 сәгатьтә "Аккыз" фильмы ( Казахстан); 17 сәгатьтә "Степняк" фильмы (Азәрбайҗан). Нәфис фильмнардан соң дискуссия оештырыла.
5 апрельдә 13 сәгатьтә "Хайтарма" киносы (Украина). Фильмда Кырым татарлары тарихында булган иң фаҗигале этапларның берсе - 1944 елда Кырым татарларының Сталин депортациясе вакыты сурәтләнә; 15сәгатьтә "Презумпция согласия" (Россия); 17 сәгатьтә "Принцесса Назик" (Кыргызстан) фильмы.
6 апрельдә 11 сәгатьтә Башкортостан мультфильмнары; 13 сәгатьтә кыска метражлы документаль һәм конкурс фильмнарын күрсәтү: "Древний Булгар" (Татарстан), "Апостол Поволжья" (Татарстан), "Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы"ның презентациясе һәм видеоролигы: "Туган тел көне" бәйрәме һәм "Идел-Кама регионы халыклары мәдәнияте" фестивале.
15 сәгатьтә кинофестивальне ябу тантанасы. Концерт һәм "Күпмилләтле Алабуга" бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев