Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада коммуналь техниканың көзге-кышкы эшләргә әзерлеген тикшерделәр

Моңа кадәр чара ноябрьдә уза иде, быел район җитәкчелеге аны, кирәк була калса, техниканы тәртипкә китерү өчен вакыт калсынга, сентябрьдә үткәрергә булды. 

Тракторлар, "КамАЗ"лар, грейдерлар «Адымнар-Алабуга» күптелле мәктәп янындагы машина тукталышына тезелде. 
Техниканың торышын тикшерүдә район башлыгы урынбасары Олег Колпаков, райбашкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов, районның Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе җитәкчесе, шулай ук Дәүләт техника күзәтчелеге вәкиле катнашты.
Моңа кадәр чара ноябрьдә уза иде, быел район җитәкчелеге аны, кирәк була калса, техниканы тәртипкә китерү өчен вакыт калсынга, сентябрьдә үткәрергә булды. 
Техниканы тикшерү барышында агрегатларның — руль һәм тормоз системасының төзеклеген, техосмотрлар үтү вакытын раслый торган документлар каралды. Техниканы күздән кичереп, һәр транспорт берәмлегендә аптечка, янгын сүндергеч, авария очрагына туктату билгесе барлыгын тикшерделәр. 
Райбашкарма комитеты җитәкчесе кайбер агрегатларның ремонтка мохтаҗлыгын ачыклады. Җитешсезлекләр якын арада төзәтеләчәк.
— Былтыргы кыш башкарма комитетның аңа тулысынча әзер булып җитмәвен күрсәтте. Карны вакытында һәм сыйфатлы җыештырмауларына шәһәр кешеләреннән күп кенә зар булды. Шуңа да быел техниканы иртәрәк тикшерергә карар иттек. Техниканың әлегә әзер түгеллеге билгеле булды. Җитәкчеләргә ике атна эчендә агрегатларны эшләтергә кирәк-яракны сатып алу бурычы куелды. Тагын бер тикшерүне 10 октябрьдә үткәрәчәкбез, ул техниканың кышкы әзерлеген күрсәтер, — диде Ленар Нургаянов. 
Бүген районның Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе автопаркының гаражында 26 берәмлек техника исәпләнә. Кышын шәһәр урамнарында 23 машина эшләячәк. Яңалары да бар — грейдер һәм төягеч. Аларын шушы ел башында сатып алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев