Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада коммуналь әҗәтләрне эзләп алу буенча хезмәт эшли башлады

Ул бердәм исәп-хисап касса үзәге базасында оештырылды.

Мондый үзәкләр бүгенге көндә бары тик ике шәһәрдә: Түбән Камада һәм Екатеринбургта гына бар. Штат җиде кешене үз эченә ала, аның хезмәткәрләре өч төркемгә бүленгән.

"Беренче төркем хөкемгә кадәр булган һәм дәгъва белдерү эшләре белән шөгыльләнә, ягъни, әҗәтле кешене өйрәнү, аның социаль статусын билгеләү, һәр шәхси счетка паспорт төзү алар вазифасы булып санала. Бу төркем белгечләре әҗәтле кешеләр эшли торган предприятие һәм оешмалар белән дә эш алып бара. Моннан тыш, алар бурычны этаплап түләү турында килешү төзергә тиешләр. Хезмәткәрләрнең икенче төркеме - юристлар. Аларның максаты - алга таба аларны судка тапшыру өчен, әҗәтлеләргә карата дәгъва гаризасы әзерләү. Өченче төркемнең бурычы - әҗәтләрне эзләп алу максатыннан, хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлек итү", - дип сөйләде бердәм исәп-хисап касса үзәге директоры Римма Хәбибрахманова.

Аның сүзләренчә, яңа бүлекнең игътибар үзәгенә эләгер өчен, торак-коммуналь хезмәтләр өчен 20 мең сум күләмендә әҗәт туплау да җитә. Әмма эш бирүчеләргә бурычлы хезмәткәр турында мәгълүмат 15 мең сумнан башлап юлланачак.

Бүгенге көндә халыкның коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр алдында бурычы 142 миллион сум тирәсе тәшкил итә. Бу - былтыргы елның шул чоры белән чагыштырганда 16 миллион сумга артыграк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев