Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада коммуналчыларның авария бригадаларын көчәйтеп, алар белән өйрәнүләр үткәрделәр

Җылылык челтәрләрендәге авария нәтиҗәсендә, 50 мең кеше җылылыктан мәхрүм булганнан соң, район башлыгы Рөстәм Нуриев шундый күрсәтмә биргән иде.

Җылылык челтәрләре предприятиесендә чынбарлыктагы очракка якынайтып, күнегүләр үткәрелде. Шул рәвешле, быел 18 майда Таҗи Гыйззәт урамы буйлап 500 миллиметр диаметрлы җылылык четәрләре торбаүткәргечендә гидравлик сынаулар барышында өзеклек табылды. Аны төзәтүдә махсус техника кулландылар. Өзеклек ачыклануга, 40 минут эчендә, бригада урынга чыкты, һәм вакытны киметү өчен, торбаны ике эретеп ябыштыручы берьюлы ялгады. Авария сәбәпләрен 5 сәгатьтә бетерделәр.
− Бер эретеп ябыштыручы гына эшли, икенчесе бөтенләй юк иде. Әгәр без декабрьдә ике пост белән эшләсәк, ике тапкыр тизрәк тәмамлар идек. Моннан без шундый нәтиҗәгә килдек, ике пост бер үк вакытта эшли ала, кешеләрне шул юнәлештә күнектерергә кирәк. Безнең өчен бу җитди сабак булды, авария бригадалары теләсә кайсы минутта регламентлы җиһаз белән эшләргә әзер булырга тиеш, әлеге күнегүләрне ай саен уздырыгыз, − дип кушты Рөстәм Нуриев ТКХ һәм төзелеш департаменты директоры Андрей Томилинга.
Күнегүләр «Су каналы» эшчеләре катнашында үткәрелде. Торбаүткәргечнең 500 миллиметр диаметрлы өлешен алыштыру модельләштерелде.
Андрей Томилин хәбәр иткәнчә, Алабуга ҖЧП һәм МИЗ объектларында авария очракларын бетерү өчен җиһаз һәм махсус техниканың тупланышын тикшергәннәр. Бүгенгә Алабуга Җылылык челтәрләре предприятиесендә 49 берәмлек җиһаз һәм 15 берәмлек махсус техника, «Алабуга» МИЗында 18 берәмлек җиһаз һәм 20 берәмлек махсус техника бар.

фото архивтан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев