Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүгә әзерлек башланды

РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча бердәм тавыш бирү көне итеп июльнең беренче көне сайланды.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүне хәзер үк башларга мөмкин.
Бу хакта Алабуганың территориаль сайлау комиссиясе рәисе Андрей Смирнов хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча бердәм тавыш бирү көне итеп июльнең беренче көне сайланган иде. Тавыш бирү 12 сәгать дәвамында — иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр барачак. Гражданлык бурычын үтәү өчен бу көнне алабугалыларга үзләренең участок сайлау комиссияләренә килергә кирәк булачак. Әмма, әгәр мондый мөмкинлек булмаса, мәсәлән, тавыш бирү көнендә сайлаучыга Россиянең башка төбәгендә булырга туры килсә, алдан гариза язып, тавыш бирү урынын «күчерергә» мөмкин, — ди Андрей Смирнов.
— Әйтик, кешегә бу вакытта Мәскәүгә командировкага барырга туры килә. Бу очракта ул башка шәһәрдә булачагы турында гариза бирергә тиеш. Шуннан соң ул тавыш бирәчәк участок билгеләнә. Без аңа гариза рәсмиләштерәбез һәм әлеге гариза белән ул башка шәһәрдәге участокка килә, аны сайлаучылар исемлегенә кертәчәкләр һәм ул тавыш бирә алачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый гаризаны өч ысул белән — территориаль сайлау комиссиясендә, күп функцияле үзәк һәм РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә мөмкин. Территориаль сайлау комиссиясе гаризаларны көн саен cәгать 15.00дән сәгать 19.00гә кадәр кабул итә. Ә 16нчы июньнән башлап моны участок сайлау комиссиясе аша да эшләргә мөмкин булачак.
Шулай ук хәзерге вакытта РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша сәламәтлек торышы буенча өйдән торып тавыш бирү турында гариза бирергә мөмкин, ягъни бу очракта сайлау комиссиясе әгъзасы сәламәтлек торышы буенча килә алмаган сайлаучының өенә килүләренә гариза бирә. Мондый гаризаны 16 июньнән участок сайлау комиссиясендә, туганнар аркылы яки социаль хезмәткәр аша да бирергә мөмкин булачак.
Сүз уңаеннан, Конституциягә төзәтмәләр кертү турында үз фикерегезне вакытыннан алда да белдерергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә Андрей Смирнов. Моны 25 июньнән башлап теләсә кайсы көнне эшләргә мөмкин, мәсәлән, кеше вахта методы белән эшләгән очракта яки 1 июльдә сәгать 8.00дән сәгать 20.00гә кадәр өзлексез производствода эшләсә. Вакытыннан алда бары тик үз участогыгызда гына, сәгать 15.00дән сәгать 20.00гә кадәр тавыш бирергә мөмкин булачак. Сүз уңаеннан, бу опция өйдә тавыш бирүчеләр өчен дә ачык булачак, ди территориаль сайлау комиссиясе рәисе. Ә 24 июньнән, аның сүзләренә караганда, участок сайлау комиссияләренә мәгълүматлар алышыну турында гариза белән килергә мөмкин булачак, әйтик, прописка яки фамилия үзгәргән булса.
Пандемия белән бәйле рәвештә, сайлау участокларында санитар-эпидемиологик характердагы чаралар көчәйтеләчәк. Керү юлында сайлаучыларның температураларын үлчәячәкләр, битлекләр һәм перчаткалар тәкъдим итәчәкләр (алар үзләре белән булмаса). Һәр сәгать саен участок комиссиясе бинасын эшкәртү үткәреләчәк, ә тавыш бирүдә катнашучылар өчен үзара метр ярым арадан да ким булмаган дистанцияне үтәү мәҗбүри. Һәр сайлаучы участокка үз каләме белән килергә тиеш.
Сүз уңаеннан, 1 июльдә Алабугада 39 ачык сайлау участогы һәм 1 ябык участок эшләячәк —Үзәк район хастаханәсендә. Алдан фаразланганча, бу көнне Алабугада яшәүче 52400 кеше тавыш бирәчәк. Алар — актив сайлау хокукына ия кешеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев