Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Корбан бәйрәмендә санитар-эпидимиологик чаралар үтәләчәк

Алабугалылар өчен Гает намазы иртәнге сәгать 4:00дә башланачак.

Иртәгә, 20 июльдә төп ислам бәйрәмнәренең берсе — Корбан гаете билгеләнеп үтәчәк.

Алабугалылар өчен Гает намазы иртәнге сәгать 4:00дә башланачак.

Корбан гаете чараларын оештырганда һәм корбанлык хайваннарын чалганда һәм өләшкәндә COVID-19 таралуны булдырмау өчен, Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чаралар да үтәләчәк: мәчетләргә бары битлек (яисә респиратор), перчатка, шәхси намазлык белән генә керү мөмкин.

Гает намазы 1,5 метр аралыкны саклап укылачак. Мәчеткә сыймаучылар мәчет яны территориясендә урнашачаклар. Корбан чалу өч көн дәвам итәчәк, ягъни ул 20 июль, 21 һәм 22 июль көннәрендә кояш баеганчыга кадәр башкарыла.

Изге бәйрәм күңелләрегезгә иман нуры, йортларыгызга тынычлык алып килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев