Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада коронавирус авыруының тагын биш очрагы расланды

Авыру эләктерүчеләр арасында алабугалылар да, башка төбәкләрдән килүчеләр дә бар.

Алабуга районында  коронавирус инфекциясенең тагын 5 очрагы расланган. Авыру эләктерүчеләр арасында алабугалылар да, башка төбәкләрдән килүчеләр дә бар.

Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибы Рамил Сәфәров хәбәр иткәнчә, инфекция йоктыручыларның халәте – уртача дәрәҗәдә, үпкәләрен ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтыру таләп ителми. Авыручыларны берсе Чаллының 2нче шәһәр хастаханәсендә реанимациядә ята. Әлеге хастаханә коронавирус авыруларын кабул итү өчен төбәк үзәге тарафыннан билгеләнгән. Хәзер вирус йөртүчеләрнең кемнәр белән элемтәдә булуы ачыклана.

Исегезгә төшереп китик, узган атнада Алабуга үзәк район хастаханәсенең терапия бүлеге, терапевт-табибның үзендә коронавирус инфекциясе ачыкланганнан соң, карантинга ябылган иде. Район хастаханәсендә Роспотребнадзор таләпләре нигезендә биналарны дезинфекцияләүче чаралар белән эшкәртү уздырылган.

Оператив штаб әгъзалары авыручылар саны үсүгә борчылуларын белдерделәр. Алда – май бәйрәмнәре, бу чорда район халкы  традицион төстә пикниклар оештыра, шашлык кыздырып ял итәргә, табигатькә чыгарга ярата. Эпидемиология вазгыяте яхшыру алабугалыларның  үзизоляция режимын үтәүләренә турыдан-туры бәйле. Әгәр аңа әһәмият бирмәсәләр, эпидемия катлаулы сценарий буенча барырга мөмкин.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев