Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада коронавирус белән авыруның тагын 1 очрагы ачыкланды

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 71 яңа очрагы расланган. Аларның күбесе Казанда һәм Чаллы шәһәрендә ачыкланган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 71 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

28 кеше хастаханәләргә озатылган, 43 кеше өйдә дәвалана, аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы.

Ачыкланган очракларның 66сы авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр – 11 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр – 10 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр – 21 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр – 14 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр – 10 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр –3 һәм 80нән 90 яшькә кадәр – 2 очрак.

Covid-19 расланган очраклар саны буенча торак пунктлардан Казан – 36 һәм Яр Чаллы – 11 алда бара. Нижнекамск һәм Кукмара районнарында – 4, Биектау – 3, Буа, Сарман, Әтнә районнарында 2шәр очрак расланган. Чүпрәле, Тукай, Алабуга, Теләче, Яшел Үзән, Чиремшән, Аксубай районнарында 1шәр очрак ачыкланган.

Бу вакыт эчендә барлыгы 88 кеше хастаханәдән чыгарылган.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев