Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада коронавирус белән авыруның тагын бер очрагы расланган

Республикада Covid-19дан үлүнең 3нче очрагы теркәлгән.

19 кеше хастаханәгә салынган, 52 кеше өйдә дәвалана (аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы).

2 очрак читтән кертелгән, 69ы – авырулар белән элемтә нәтиҗәсе.
Алардан: 18 яшькә кадәр – 10, 18дән 30га кадәр – 12, 30дан 50гә кадәр 23, 50дән 60ка кадәр – 10, 60тан 70кә кадәр – 6, 70тән 80гә кадәр – 6, 80 яшьтән 90 яшькә кадәр – 3, 90 яшьтән өлкәнрәк – 1 очрак.

 

Covid-19 расланган очраклар саны буенча торак пунктлардан: Казан – 34, Яр Чаллы – 9, Түбән Кама – 7, Лаеш районы – 2, Буа районы – 3, Әлмәт – 1, Алабуга – 1, Лениногорск – 1, Тукай районы – 2, Чүпрәле – 2, Арча – 2, Яшел Үзән – 3, Биектау –1, Кукмара – 1, Балтач – 2.
Барлыгы COVID-19 диагнозы булган пациентлар саны – 1031.

Узган вакыт эчендә 130 кеше (+15) савыккан.

 

Бүген, 3 майда Республика клиник хастаханәсендә 1944 елда туган казанлы  вафат булды. Пациент стационарга 26 апрельдә салынган, анда үпкәләрнең озакка сузылган обструктив авыруы, йөрәк-кан тамырлары авырулары булган, өстәвенә, бронхиаль астма белән интеккән.

Диагноз экспертиза белән расланган.

 

Фото: pixabay.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев