Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада коронавирус белән авыруның тагын бер очрагы ачыкланган

25 майга Алабугада коронавирус белән авыруның барлыгы 37 очрагы теркәлгән.

Республикада COVID-19 белән зарарлануның 62  яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

12 кеше хастаханәгә салынган, 50се өйдә дәвалана. Аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы.

Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 1, 18дән 30га кадәр – 10, 30дан 50гә кадәр – 26, 50дән 60ка кадәр – 14, 60тан 70кә кадәр – 10, 70тән 80гә кадәр – 1 кеше.

COVID-19 расланган очраклар саны буенча торак пунктлар: Казан – 28, Яр Чаллы – 10, Әлки – 2, Әлмәт – 1, Апас – 1, Әтнә – 2, Югары Ослан – 2, Биектау – 3, Алабуга – 1, Яшел Үзән – 2, Түбән Кама – 2, Нурлат – 1, Питрәч – 1, Балык Бистәсе – 1, Сарман – 1, Тукай – 4.

25 майга Татарстанда барлыгы 2849 коронавирус очрагы теркәлгән. Тәүлек эчендә 52 кеше сәламәтләнгән, савыгучыларның гомуми саны – 1959. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев