Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада коронавирус белән авыруның тагын бер яңа очрагы расланган

Алабугада COVID-19 белән авыруның барлыгы 39 очрагы теркәлгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 53 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
13 кеше хастаханәләргә озатылган, 40 кеше өйдә дәвалана (аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы). Ачыкланган очракларның барысы да авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан. 
132 кеше савыгып, хастаханәләрдән чыгарылган.
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 6, 18дән 30 яшькә кадәр — 9 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 17 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 13 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 5 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 2 очрак, 80нән 90 яшькә кадәр — 1 очрак ачыкланган. 
Covid-19 расланган очраклар саны буенча торак пунктлар: 
Казан — 27 
Яр Чаллы — 17
Әлки — 1
Алабуга — 1
Зәй — 1
Яшел Үзән — 1
Лаеш — 1
Лениногорск — 1
Менделеевск — 1
Тукай — 2.
Россия буенча тәүлек эчендә 8 572 коронавирус белән зарарлану очрагы ачыкланган.
фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев