Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада коронавирус белән зарарлануның бер яңа очрагы ачыкланган

16 октябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 7731 очрагы теркәлгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 39 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

4 кеше хастаханәләргә озатылган, 35 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр — 6 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 14 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 6 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 9 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 2 очрак ачыкланган.
Казанда — 22, Яр Чаллыда 4 кеше коронавирус йоктырган. Азнакай, Әлмәт, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Норлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба районнарында берәр очрак теркәлгән.

16 октябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 7731 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 6652 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 73 кеше.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев