Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада коронавирус инфекциясе белән авыручыларны кабул итү өчен госпиталь ачу кичектерелде

Мондый госпитальләр күп муниципалитетларда ачыла, Алабуга да алар арасына керә.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карары буенча Алабугада коронавирус инфекциясе белән авыручыларны кабул итү өчен госпиталь эшли башларга тиеш иде.

Әмма аны ачу кичектерелде. Бу хакта район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина хәбәр итте.

— Һәрхәлдә, әзерлек эшләре алып барылачак. Госпитальне ачкач, безгә авыруның авыр булмаган формасы белән пациентларны алып килергә тиешләр иде, ләкин бүген мондый госпитальне башка муниципалитетта ачтылар, һәм Яр Чаллыдагы хастаханә дә үз эшен үти. Барысы да алга таба нинди вәзгыять булачагына, шулай ук безнең изоляция һәм битлек-перчатка режимын үтәвебезгә бәйле булачак, — диде Зөлфия Хафиз кызы.

Чәршәмбе көнне Алабугада изоляцияне бозуның ике очрагы ачыкланды — кешеләр авыру булмаулары раслаганмаган килеш үз йортларыннан чыкканнар, гәрчә изоляция режимы әле бетерелмәгән булса да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев