Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада коронавирус инфекциясе йоктыруның яңа очраклары ачыкланмаган

Татарстанда тәүлек эчендә 106 кеше савыккан.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 88 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

20 кеше хастаханәләргә озатылган, 68 кеше өйдә дәвалана, аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы.

Ачыкланган очракларның 87се авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр – 23 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр – 26 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр – 16 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр – 16 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр – 6, һәм 80нән 90 яшькә кадәр – 1 очрак ачыкланган.

Covid-19 расланган очраклар саны буенча торак пунктлардан: Казан – 51, Яр Чаллы – 12, Яшел Үзән – 5, Арча – 3Әтнә, Саба районнарында 2шәр очрак расланган. Азнакай, Аксубай, Әлки, Апас, Балтач, Буа, Биектау, Лаеш, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман, Тәтеш, Ютазы районнарында 1шәр очрак ачыкланган.

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 2400 очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә, 19 майга 1301 кеше савыккан. Аларның 106сы соңгы тәүлек эчендә.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев