Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада коронавирус йоктыруның тагын 1 очрагы ачыкланган

Татарстанда соңгы тәүлектә 49 кеше COVID-19 йоктырган.

Яңа вирус йоктырган 20 кеше хастаханәгә озатылган, 29 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 20, Чаллыда — 7, Әлмәт, Түбән Кама һәм Тукай районнарында — 3, Зәй һәм Лениногрск районында — икешәр, Актаныш, Алексеевск, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч, Лаеш һәм Нурлат районнарында берешәр кеше йоктырган.

10 августка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 24 436 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 21 594 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 39 кеше.

Барлыгы 885 160 кешегә прививка ясалган. Шулардан 688 962 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев