Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада коронавирустан прививканы 22 165 кеше ясаткан

Шәһәр һәм районда коронавируска каршы вакцинация дәвам итә. 

Алабуга районында Covid-19 вакцинациясе дәвам итә. Массакүләм вакцинацияне тәмамлау һәм күмәк иммунитет булдыру өчен безнең район халкының 60 процентына прививка ясатырга кирәк. Бу Алабуга районында 39 967 кешегә прививка ясау кирәк дигән сүз.

Бүгенге көнгә шәһәр-районда 22 165 кешегә прививка ясалган. 

Вакцинация шәһәрнең 4 прививка пунктында башкарыла:

Поликлиника (Пролетарская ур., 36, 3нче кат, каб.309) 
тел. 4-41-28, эш көннәрендә 8.00-19.00 сәгатьләрдә, шимбә 8.00-13.00 сәгатьләрдә, якшәмбе — ял көне.

Гомуми практика табибы офисы (Нечаев ур., 16а, каб.7) 
тел. 9-61-08, эш көннәрендә 8.00-15.00 сәгатьләрдә, шимбә, якшәмбе — ял көннәре.

3нче табиб амбулаториясе (Городище ур., 3, каб.8) 
тел. 7-91-34, эш көннәрендә 8.00-19.00 сәгатьләрдә, шимбә 8.00-13.00 сәгатьләрдә, якшәмбе — ял көне.

Алабуга үзәк хастаханәсенең травматология пункты (Нефтьчеләр пр., 57, 2нче кат,каб.206), дүшәмбе-шимбә 8.00-10.00 сәгатьләрдә, якшәмбе — ял көне.

Шулай ук авыл җирлекләренә һәм шәһәр оешмаларына чыгуны гамәлгә ашыручы мобиль бригадалар эшли. Халык үз микрорайонында коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатсын өчен, шәһәр буенча прививка пунктлары эшли.

Үзең белән паспорт һәм СНИЛС булу мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев