Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада коронавирустан прививканы 22 714 кеше ясаткан

Шәһәр һәм районда коронавируска каршы вакцинация дәвам итә. 

Алабуга районында Covid-19 вакцинациясе дәвам итә. Массакүләм вакцинацияне тәмамлау һәм коллектив иммунитет барлыкка китерү өчен райондагы халыкның 60 процентына прививка ясарга кирәк. Бу Алабуга районында 39 967 кешегә прививка ясатырга икрәк дигәнне аңлата. 

1 сентябрьгә шәһәр-районда 22 714 кешегә прививка ясалган. Бу гомуми планның 56,8 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итәләр Алабуга үзәк район хастаханәсендә. 

Вакцинация шәһәрнең 4 прививка пунктында башкарыла:

Поликлиника (Пролетарская ур., 36, 3нче кат, каб.309) 
тел. 4-41-28, эш көннәрендә 8.00-19.00 сәгатьләрдә, шимбә 8.00-13.00 сәгатьләрдә, якшәмбе — ял көне.

Гомуми практика табибы офисы (Нечаев ур., 16а, каб.7) 
тел. 9-61-08, эш көннәрендә 8.00-15.00 сәгатьләрдә, шимбә, якшәмбе — ял көннәре.

3нче табиб амбулаториясе (Городище ур., 3, каб.8) 
тел. 7-91-34, эш көннәрендә 8.00-19.00 сәгатьләрдә, шимбә 8.00-13.00 сәгатьләрдә, якшәмбе — ял көне.

Алабуга үзәк хастаханәсенең травматология пункты (Нефтьчеләр пр., 57, 2нче кат,каб.206), дүшәмбе-шимбә 8.00-10.00 сәгатьләрдә, якшәмбе — ял көне.

Үзең белән паспорт һәм СНИЛС булу мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев