Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада короновирус йоктыруның бер яңа очрагы расланган

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 10 758 кеше савыккан, узган тәүлектә — 20 кеше.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 85 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 31 кеше хастаханәгә озатылган, 54 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 8, 30дан 50 яшькә кадәр — 22, 50дән 60 яшькә кадәр — 19, 60тан 70 яшькә кадәр — 27, 70тән 80 яшькә кадәр — 4, 80нән 90 яшькә кадәр 3 очрак ачыкланган.
Казанда — 34, Яр Чаллыда — 11, Түбән Камада — 6, Яшел Үзәндә — 4, Буада һәм Югары Осланда 3 кеше коронавирус белән авырый. Алексеевск, Баулы, Бөгелмә, Лаеш, Питрәч, Чистай районнарында — 2шәр, Әгерҗе, Аксубай, Әлки, Арча, Биектау, Алабуга, Зәй, Кама Тамагы, Лениногорск, Нурлат, Тукай районнарында 1шәр кеше COVID-19 йоктырган.
2 гыйнварга алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 13 460 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 10 758 кеше савыккан, узган тәүлектә — 20 кеше.
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев