Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада коррупцион характердагы җинаятьләр саны артты

Бу хакта ришвәтчелеккә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышында Алабуга полиция бүлегенең икътисади куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы тору бүлеге начальнигы Илнар Сабиров хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, 2019 елда коррупция юнәлешендәге 26 җинаять теркәлгән (чагыштыру өчен – бер ел элек аларның саны 11 булган). Хисап чорында барлыгы 4 җинаять эше кузгатылган, аларга докладчы җентекләп тукталды.

Мәдәният йорты һәм картлар өчен интернат-йорты директоры булып эшләгән вакытта вазифаи җинаять кылган Елена Головановага карата җинаять эше 2019 елның мартында кузгатылган. Ул кешеләрне фиктив рәвештә эшкә урнаштыру юлы белән (чынлыкта алар эшләми) бюджет акчаларын урлаган. Илнар Сабиров сүзләренә караганда, Голованова гамәлләреннән килгән зыян 1 миллион 337 мең сум тәшкил иткән. Хәзерге вакытта әлеге җинаять эшен тикшерү төгәлләнгән һәм ул судка җибәрелгән.

Шулай ук башка җинаять эше фигуранты – Олы Качка авыл җирлеге җитәкчесе урынбасары Екатерина Сафина да суд карарын көтә. Аны республика бюджетыннан мөгезле эре терлек асраучыларга бүлеп бирелгән акчаларны урлауга бәйле җинаять кылуда гаеплиләр.

Мондый җинаятьләрне ачыклау эше алга таба да дәвам итәчәк, коррупция – үлемсез түгел, дип нәтиҗә ясады докладчы.

Узган елда Алабуга муниципаль районында ришвәтчелеккә каршы муниципаль программа чараларын гамәлгә ашыру турында район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ольга Ильина сөйләде.

– 2019 елда АМР җирле үзидарә органнары тарафыннан ришвәтчелеккә каршы тору өлкәсендә 45 муниципаль норматив-хокукый акт эшләнде һәм кабул ителде. Узган ел дәвамында комиссия тарафыннан 37 мәгълүмати-аңлату чарасы: консультацияләр, әңгәмәләр; муниципаль хезмәткәрләр һәм депутатлар, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм аларның хезмәткәрләре белән методик чаралар оештырылды, дип өстәде Ольга Ильина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев