Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада күп балалы Нужиннар гаиләсенә сертификат тапшырылды

Бәхетле әти Павел белдергәнчә, алар алган акчаны коляскага тотарга планлаштыра.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән сишәмбе көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов күп балалы Нужиннар гаилә башлыгын гаиләләренең артуы белән котлады.
Шулай ук ул муниципалитеттан 100 мең сумлык сертификат тапшырды.
− Без районда өч игезәк бала тууы белән шат, сезгә дә, сабыйларыгызга да сәламәтлек телибез, — диде Ленар Нургаянов.
Искәртик, агымдагы елның гыйнварында алабугалы Александра Нужина Татарстан башкаласында өч кыз тапты. Кызлар 1900, 1700, 1800 грамм авырлыгында туган. Әти-әни сабыйларына Милана, Милена һәм Мила дип исем кушкан. Хәзер Нужиннар гаиләсендә дүрт бала тәрбияләнә. Олы кызларына 3 яшь.
Бәхетле әти Павел белдергәнчә, алар алган акчаны коляскага тотарга планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев