Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада күрү сәләте буенча инвалидлар өчен сайлау участокларында махсус шартлар тудырылган

Алар Брайль шрифты белән махсус трафарет ярдәмендә илнең Төп законына төзәтмәләр буенча үз фикерләрен белдерә.

Ирле-хатынлы Виктор һәм Гүзәлия Колесникова 1395нче сайлау участогына (ул 8нче мәктәп территориясендә урнашкан) бергә килделәр. Викторның хатыны — күрү сәләте буенча инвалид, шуңа күрә ир һәрчак хатынына ярдәм итәргә тырыша. Менә бүген дә, илнең Төп законына төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең төп көнендә Колесниковлар сайлау участогына бергә килде. Гүзәлия Колесникова үз имзасын махсус штамп ярдәмендә куйды. 
1395нче участок сайлау комиссиясе рәисе Елена Монахова аңлатканча, тавыш бирү көнендә күрү сәләте буенча инвалидларга аерым шартлар тәкъдим ителә — алар Брайль шрифты белән махсус трафаретлар ярдәмендә тавыш бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев