Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада көрәш буенча ТР Беренчелеге уза

Ярышларда бөтен республикадан спортчылар катнаша.

Бүген Җиңел атлетика манежында “Татарстан яшьләре” газетасы призына 2002-2003 елда туган егетләр арасында көрәш буенча ТР Беренчелеген ачу тантанасы үтте. Ярышларда бөтен республикадан спортчылар катнаша. Кунакларны Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Нургаянов сәламләде.

“Бүген без спорт чәчәк ата торган районда җыелдык, биредә яңа спорт объектлары төзелә, алар безнең спортчыларга район күләмендә генә түгел, республика дәрәҗәсендә дә уңышларга ирешергә ярдәм итә. Хөрмәтле дуслар, сезгә бу спорт бәйрәмендә һәркемгә лаеклы чыгыш ясарга, хөкемдарларга дөрес карарлар кабул итәргә, спортчыларга сәламәтлек телибез. Иң көчлеләр җиңсен”, - диде ул.

Шулай ук әлеге чара кысаларында Ленар Нургаянов спорт мастеры, Россия чемпионы, күп тапкырлар көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионы Фазыл Әхмәтҗановка “ТАССРның 100 еллыгы” медале тапшырды.

Аннары көрәшчеләр төрле үлчәү категорияләрендә көч сынаша башлады.

Иртәгә тантаналы ябу һәм бүләкләр тапшыру булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев