Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсы узды

Бәйгедә 58 педагог катнашты.

Республикада беренче тапкыр «Куркынычсыз тәгәрмәч» муниципаль конкурс үтте. Бәйге Алабуга районы белем бирү оешмалары җитәкчеләре, тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, укытучылары, мөдирләре һәм тәрбиячеләре арасында үткәрелде. Педагоглар юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен белү һәм аларны үтәү буенча шәхси-команда беренчелегендә көч сынашты. 

Конкурста барлыгы 58 педагог катнашты. Катнашучылар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан бирелгән кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде, дип хәбәр итә ЮХИДИнең Алабуга бүлеге матбугат хезмәте.

Чара ахырында кунакларны һәм чарада катнашучыларны 8 нче урта мәктәп укучылары һәм мәдәният көллияте студентлары сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев