Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Кызыл гвардия урамына җитди игътибар кирәк

Узган атнада Алабуга район башлыгы чираттагы тапкыр шәхси сораулары буенча халыкны кабул итте.

Бу юлы Рөстәм Нуриевка 13 кеше мөрәҗәгать итте. Кемдер кабат килгән. Бер атна элек Кызыл гвардия урамында яшәүче Рафис Гыйниятов торак йортлар ягыннан иске базар урынына таба суүткәргечне торгызу мәсьәләсе белән килгән иде. Биредә кибет төзелгән вакытта торбалар алынып, кое күмелгән булган. Шуның аркасында йортларны су баса.

2021 елның 7 апреле

Рафис Гыйниятов фикере буенча, сәүдә ноктасын төзегәндә, проект эшләре дөрес үтәлмәгән. 
Кызыл гвардия урамына баргач, Рафис Фәхрулла улы безгә эшнең асылын аңлатты.
— Былтыр, кибет салына башлагач, нигезенә һәм баганалар утыртырга дип чокыр казыдылар. Нәтиҗәдә, М.Горький урамына чыга торган торбаны тартып алдылар. Аның буйлап кар һәм яңгыр сулары агып китә иде. Шуннан соң, ә үткән җәй, хәтерләсәгез, бик яңгырлы булды, безнең урам йортларын су баса башлады. Без торбага кагылмауларын сорадык. Җитмәсә, коены да күмеп куйдылар, суның китәр җире калмады, һәм, төзүчеләр әйтүенчә, ул проектта каралмаган. Проектны эшләүчеләр урынның топографиясен ясамаган булып чыга. Быел язын йортларның идән астында су торды. Хәтта бакалар пәйда булды. Капкалар алдына, су йортка кермәсенгә, грунт түшәделәр. Безнең урамда яшәүчеләр район башлыгына күмәк хат язды. 
Үзе төзүче-инженер булган Рафис Гыйниятов махсус улак ясарга тәкъдим итә, су шуннан агып китәчәк. Кабул итү барышында Рөстәм Нуриев бу проблеманы хәл итәргә кушты.
Бокс клубы директоры Юрий Барсуков спортчылар өчен бүлмә сорап мөрәҗәгать итте. Рөстәм Нуриев боксчыларны «Бердәм Россия» спорт комплексына күчерергә, нәфис гимнастика белән шөгыльләнү өчен, «Иллюзион» кинотеатрындагы буш бүлмәләрне карарга тәкъдим итте. 
Поспелово авылыннан күп балалы Талдыкиныхлар гаиләсенә 1 августка кадәр автомобиль бирелергә тиеш. Рөстәм Нуриев шундый карар барлыгын әйтте. Транспорт булгач, әлеге гаилә балалары белән шәһәргә чыга, сырхауханәгә йөри, түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә шөгыльләнә алачак.
Светлана Бурмистрова Яңа поселогында юллар төзү буенча (коммерциячел булмаган дача поселогы «Радужный») килгән. Быел, июль-августка тәгаенләнгәнчә, биредә керү юлыннан башлап Мәрҗани урамына хәтле тротуар салыначак. Урамнардагы юлларны грейдер белән тигезләргә уйлыйлар. 
Г.Камал урамында торучы Надежда Тугашеваны да юллар борчый. Ул татар зиратыннан боҗрага хәтле тротуарлар булмавыннан зарланды. Монда олы юлдан йөриләр. Бу сорауга җавап итеп, юлның әлеге өлешенә тротуар салу 2022 елга ниятләнүен әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев